«Безнең җавап – куркынычсыз Интернет»: мәгълүмат сәгате (6+)

8 февраль көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 9 нчы мәктәп китапханәчесе белән берлектә «Безнең җавап – куркынычсыз Интернет» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара Халыкара Куркынычсыз интернет көненә багышланды. 

наш ответ
IMG_3343
IMG-20230208-WA0011
IMG_3354

Презентация ярдәмендә китапханәче Интернетның килеп чыгу тарихы, аның ачышлар ясау, иҗат итү һәм аралашу өчен нинди гаҗәеп мөмкинлекләр тудыруы турында сөйләде. Анда китаплар, энциклопедияләр, музыка эзләп табарга, фильмнар карарга, башка илдә яшәүче кеше белән элемтәгә чыгарга һәм әңгәмәдәшне хәтта күрергә дә мөмкин. Әмма глобаль челтәр, әгәр төп Интернет кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, куркыныч та тудырырга мөмкин. Балаларга шулай ук компьютер артында озак утыруның сәламәтлеккә зыянлы булуы, үсеп килүче буынга күпме вакыт монитор артында эшләргә яравы турында сөйләделәр. Китапханә хезмәткәре укучыларны балалар һәм ата-аналар өчен булдырылган һәм кызыклы, куркынычсыз сайтлардан торган «Вебландия» электрон ресурсы белән таныштырды. Алган белемнәрне ныгыту өчен, балалар «Компьютер һәм Интернетның уңай һәм тискәре яклары» уенында катнашты һәм «Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» видеоязмасын,  «Почемучка: Информатика» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: